Алдагы өч көндә Башкортстанда һава температурасының түбәнәюе, яңгырлар көтелә, дип кисәтә республика синоптиклары.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген, 10 майда төбәктә болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 9-14 метр, урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр. Һава температурасы көндез-20-25 градус.
11 майда Башкортстанда явым-төшемсез булачак. Көндез республика көньягы буенча кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяктан, яшенле яңгыр вакытында көчәючән.
Һава температурасы төнлә 10-15 градуска кадәр, урыны белән — 3-8 градуска кадәр. Көндез җылылык — 18-23 градус.
12 майда төбәктә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяктан талгын, яшен вакытында көчәючән. Һава температурасы төнлә — 6-11, көндез —16-21 градус.