Барлык яңалыклар

Ялларда көннәр ничек булачак?

Синоптиклар һава торышын фаразлады.

Республикада ял көннәрендә бераз яңгырлар көтелә. Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә, 16 майда, республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә +5, +10 градус, көндез 12-17 градус булачак.
Якшәмбе, 17 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяктан. Төнлә +2, +7, көндез +13, +18 градуска кадәр җылытачак.
Фото: avatars.mds
Читайте нас: