Барлык яңалыклар

Җәйгә кадәр җылы көтмәгез

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Җылы һава торышы майның соңгы көннәрендә генә көтелә. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде. Бу атнада15 елга бер була торган аномаль түбән температура күзәтеләчәк.
"Моның сәбәбе — Төньяк атлантиктан килеп чыккан гаять зур циклон. Температура апрель күрсәткечләренә кадәр төшәчәк, төнлә 0 ...+5 градус кына көтелә. Кыраулар булачак”,— ди Вильфанд. Аның сүзләренә караганда, бүген Русия буенча, көндез иң салкын һава торышы - +10 градустан артмаячак.
Белгеч нормага майның соңгы көннәренә әйләнеп кайтачакбыз, дип ышандыра.
Фото: stihi.ru
Читайте нас: