-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфада экзотик лаләләр чәчәк атты

Сирәк очрый торган меңгә якын чәчәкләр шәһәр халкын сөендереп тора.

Уфаның Җиңү паркында, шулай ук Октябрь проспекты буенча беренче тапкыр тюльпаннарның сирәк очрый торган төре “Крипсон Свит”чәчәк атты. Чәчәкләр купшы энәле чуклар белән бизәлгән зур бутоннар белән аерылып тора.
Лалә суганчалары “Горзеленхоз” хезмәткәрләре тарафыннан әле көз көне үк утыртылган иде. Быел меңгә якын шундый чәчәкләр шәһәр халкын сөендереп тора.
Селекционерлар һәм яшелләндерүчеләр арасында бу сорт озак чәчәк атуы белән ихтирам яулаган.
Шәһәр хезмәтләре уфалылардан һәм башкала кунакларыннан яшел үсентеләргә сакчыл карауларын сорый һәм участокларда видеокүзәтү алып барылуын искә төшерә.
Читайте нас: