“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез төбәктә һава температурасы 21-26 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 28 июльдә, республикада явым-төшемсез булачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә – 7-12 градус, көндез 19-24 градуска кадәр җылы булачак.
29 июльдә Башкортстанда төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә аязучан-болытлы һава торышы көтелә, җил көньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә-5-10 градус, көндез – 22-27 градус.
Башкортстанда ял көннәренә һава температурасы 30 градуска кадәр җылыначак.
Фото:kolomna-news.ru