Башкортстанда алдагы ялларда көннәрнең эссе булуы көтелә. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, 31 июльдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә – 13-18 градус, таулы районнарында 8 градуска кадәр. Көндез 27дән 32 градуска кадәр булачак.
1 августта, алдагы көннәрдәге кебек үк, урыны кыска вакытлы, яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә – 13-18 градус, республиканың таулы районнарында 8 градус җылылык. Көндез – 27-32 градус.
Фото: xn----7sbbagdolqwj9akigjm8w.xn--p1ai