-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Эссе дә, яңгырлы да

МЧС республика халкын яшенле яңгырлар турында кисәтә.

Эссе дә, яңгырлы да
Эссе дә, яңгырлы да

Республикада алдагы төндә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал, көндез явым-төшемсез булачак.

Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән секундына 17 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы 13-18 градус, көндез 22-27 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда 32 градуска кадәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә явым-төшем булуы турында мәгълүмат булган очракта  ерак сәфәрләрдән тыелырга киңәш итәләр.

“Әгәр яңгыр вакытында сез шәхси транспортта булсагыз, уң як рәткә (юл читенә) чыгып, хәрәкәтне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм яңгыр туктаганны көтегез. Көчле җил булганда, корылмалар, биналар, күперләр, электр линияләре, агач һәм сәнәгать объектлары янында басып тормагыз. Яшенле яңгыр вакытында бинада булсагыз,  тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен чыга торган һәм вентиляция торбаларын ябыгыз.  Мичне җылытмагыз, телефон аша сөйләшмәгез. Яшен вакытында электр кабельләренә, антенна янына якын килмәгез, тәрәзә янында басып тормагыз, телевизорны һәм башка электр җиһазларын сүндерегез. Яшен вакытында  урманда булсагыз, биек агачлар янында тормагыз, куаклар янына ышыкланыгыз“, — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото:mordovmedia.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: