Алдагы атнада Башкортстанда җилсез һәм явым-төшемсез кояшлы һава торышы өстенлек итәчәк. Сишәмбе, 10 августта, көндез Уфада +31 градуска кадәр җылытачак. Алдагы ике көндә +27-28 градус булачак. Киләсе атнаның иң эссе көне – шимбә. 14 августта һава температурасы +34 градуска кадәр җылыначак.
Синоптиклар фаразларына караганда, Башкортстанда көннәр августның икенче яртысыннан салкынайта башлый. Әйтик, августның 17-20ләрендә республиканың үзәк районнарында көндезге сәгатьләрдә 22дән 26 градуска кадәр җылылык булачак, шулай ук җил һәм яңгырлар көтелә.
Фото:aif.ru