-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Иртәгә һава бөркү булса...

Халык әйтсә, хак әйтә! Августның һәр көненә халык сынамышлары белән танышыйк, дуслар.  

Иртәгә һава бөркү булса...
Иртәгә һава бөркү булса...

1 август көнне яңгыр яуса, көз елак, коры булса - көз дә шундый килә.

2 август - бу көнне коры булса, алты атна буе шундый һава торышы сакланыр. Әгәр яңгыр яуса, алты атна тоташ яңгыр явар.

3 августта көне буе яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез.

4 августта кичке томан җир өстенә җәелсә, эссе көннәр киләчәк.

5 августта күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта.

6 августта күке түбәннән очса, яңгырга.

7 август иртәсе суык булса, кыш та шундый булыр.

8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.

9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.

10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.

11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.

12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса, яңгырга.

13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка дип җыенып килер.

14 август нинди булса, 28е дә нәкъ шундый.

15 августта җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса, аяз көннәргә ишарә.

16 август нинди, 19 декабрь шундый.

17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.

18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла.

19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.

20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.

21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.

22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр.

23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.

24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

25 августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса, ак гөмбә уңар.

26 августта төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрә.

27 августта йомшак җил - аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.

28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрь көннәре яңгырлы булыр.

29 августта торналар китеп бетсә, Покрауга (14 октябрь) салкын булыр.

30 август - чикләвек уңышы мул булса, киләсе елга арыш уңар.

31 август аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.

 

Фото:doctor-vic.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: