Иртәгә - Белем көне. Республиканың 500 меңгә якын укучысы белем учакларына юл алачак. Аларның 60 меңнән артыгы 1нче сыйныфка укырга төшә. Әлбәттә, балаларын бәйрәмчә киендереп мәктәпкә озаткан һәр әти-әни иртәгәсе көннең кояшлы, матур булуын тели.
“Гидрометүзәк” Башкортстанда 1 сентябрьгә һава торышы турында хәбәр итте. Синоптиклар фаразлары буенча, 1 сентябрьдә, Белем көнендә, республикада һава торышы кояшлы, җылы булмакчы. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +5, +10° тәшкил итәчәк, көндез +20, +25°, көньяк районнарда +30°ка кадәр күтәреләчәк.
Уфада 1 сентябрьдә төнлә +5, +7°, көндез + 25, +27° булачак.
Фото: sm.news