Башкортстанда киләсе атнада җылы булачак. Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 12 сентябрьдә, явым-төшемсез, көндез төньяк районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Термометр көндез 12-17 градус җылы күрсәтәчәк.
Дүшәмбе, 13 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +3,+8, урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә 0,-2 градус булуы ихимал, көндез 13-18 градус булачак.
Сишәмбе, 14 сентябрьдә, республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +6,+11, таулы районнарда -0, көндез 17-22 градус булуы көтелә.
Фото:.radionetplus.ru