+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
13 сентябрь 2021, 15:40

Сак булыгыз, көчле җил көтелә!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Сак булыгыз, көчле җил көтелә!
Сак булыгыз, көчле җил көтелә!

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген һәм иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә бераз гына яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы +10, +12 градус тәшкил итсә, көндез +22, +24 градуска кадәр җылытачак.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

"Көчле җил вакытында урамда агачлар, электр линияләре, реклама щитлары, ышанычсыз конструкцияләр янында булырга киңәш ителми. Автомобиль яки башка транспорт чараларына зыян китермәс өчен, аларны биек агачлар, бигрәк тә йорт яны территориясендә, койма һәм башка  объектлар, шулай ук биналар янында калдырмаска кирәк —көчле җил түбәләрне куптарып төшерергә мөмкин”,— дип мөрәҗәгать итәләр шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.

 

Фото: kubnews.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: