“Башгидрометүзәк”тән хәбәр итүләренчә, бүген, 18 сентябрьдә, көндез республика буенча бераз яңгыр көтелә, аерым районнарда кар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +1,+6. һавада һәм туфрак өстендә -3, көндез +5,+10.
Якшәмбе көнне, 19 сентябрьдә, кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0,+5, аязыткан вакытта һавада һәм туфракта -5, көндез +6,+11.
Дүшәмбе, 20 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0,+5, аязыткан вакытта һавада һәм туфракта -5, көндез +6,+11.
Фото: gorkiv.by