Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
20 сентябрь 2021, 08:55

Җылы көннәрне сагынып өлгердегезме?

Синоптиклар әбиләр чуагының кайчан булачагын фаразлады.

Җылы көннәрне сагынып өлгердегезме?
Җылы көннәрне сагынып өлгердегезме?

Арктик һава агымы керү сәбәпле республикада шактый салкынайтып өлгергән иде. Шулай да синоптиклар сөенечле фаразларын җиткерде. Башкортстанга җылы көннәр килә. Аны халык телендә “әбиләр чуагы” дип атыйлар.

Иртәгә, 21 сентябрьдә, көндез 11 градуска кадәр җылытачак. Атна уртасында республика буенча кояшлы, коры һәм җылы һава торышы көтелә. 25-26 сентябрьдә кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Октябрь башына кадәр Башкортстанның үзәк районнарында көндез һава температурасы 10 градус тирәсе җылы булачак.

Фото:rg.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: