Бу көннәрдә җылы кояш нурларына сөенеп калыйк, дуслар. Берничә көннән соң Башкортстан янә салкын һава фронты йогынтысында булачак, дип фаразлый синоптиклар.
"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, 23-26 сентябрьдә республика территориясендә уртача һава температурасы +8,+10° тәшкил итә. Һава температурасы төнлә +2,+8°, урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә 0, -5° градуска кадәр салкын, көндез 11-17 градус җылы булачак.
26-27 сентябрь төнендә республикага салкын атмосфера фронты керүе фаразлана. Яңгыр һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем дә көтелә. Төнлә һава температурасы -1,-6° кадәр салкын, көндез +4,+9°ка кадәр кискен төшәчәк. Республика территориясе буенча тәүлеклек һава температурасы +1,+6° тәшкил итәчәк.
Фото: vashgorod.ru