“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, карлы яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә. Һава температурасы көндез 3-8 градус булачак.
Иртәгә, чәршәмбе көнне, көн явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын. Төнлә һавада һәм туфрак өстендә минус 1-6 градус. Көндез һава температурасы 4-9 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе көнне һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын. Төнлә һавада һәм туфракта минус 1-6 градус. Көндез 4-9 градус җылы булуы көтелә.
Фото: nivn.ru