Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
1 октябрь 2021, 09:35

Кояшлы көннәр кире кайта…

 Синоптиклар октябрьдә республика халкын нинди һава торышы көтәчәген фаразлады.

Кояшлы көннәр кире кайта…
Кояшлы көннәр кире кайта…

Көзге кояшлы көннәрне көтә идегезме, дуслар? Синоптикларның якынча фаразлары буенча, октябрьдә Башкортстанга кояшлы көннәр кайтачак әле.

 

 “Гисметео Уфа” порталындагы мәгълүматларга караганда, якындагы яллар Башкортстан башкаласында яңгырлы, әмма чагыштырмача җылы булачак. Термометр баганалары көндез +10 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

Киләсе атнада шундый ук һава температурасы көтелә, әмма явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар хәбәр итүенчә, 4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр болытлы һава торышы көтелә, ә 8 һәм 9 октябрьдә көннәр аяз булачак. 

 

Фото: w-dog.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: