Башкортстанда якындагы ике көндә 12 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.
Ниһаять, безнең якларда да“әбиләр чуагы” башлана. Көзнең кояшлы ямьле көннәре белән хозурланып калыйк, дуслар.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, иртәгә, 5 октябрьдә, Башкортстанда явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк.
Һава температурасы төнлә — 0, минус 5. Республиканың төньяк-көнчыгышы буенча 10 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы 5-10 градуска кадәр җылыначак.
6 октябрьдә урыны белән яңгыр һәм карлы яңгыр явып үтәчәк. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк.
Һава температурасы төнлә 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын, аязытканда 8 градуска кадәр суыта. Көндез шактый җылы —һава температурасы 7-12 градуска кадәр күтәрелә.
Бүген, 4 октябрьдә, Башкортстанда явым-төшемсез. Җил төньяктан,төньяк-көнчыгыштан.
Көндез һава температурасы 8 градуска кадәр җылы булачак.
Фото: fishki.net