+17 °С
Болытлы
Алдагы көннәрдә Башкортстанда коры һәм җылы һава торышы көтелә. “Башгидрометүзәк” синоптиклары фаразлары буенча, 14 һәм 15 октябрьдә республиканың кайбер районнарында һава температурасы +17 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта төнлә һава температурасы -3-5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
16 һәм 17 октябрьдә, ял көннәрендә, атмосфера басымы төшүгә бәйле рәвештә төбәктә явым-төшем ихтималы артачак. Һава температурасы да түбәнәячәк. Шуңа да матур көзнең җылы көннәрендә күбрәк саф һавада йөреп калыйк, дуслар!
Фото: rg.ru