+21 °С
Болытлы
Күпләребез зарыгып көтеп алган әбиләр чуагы тәмам. Синоптиклар фаразлары буенча, киләсе атнадан җылы һәм коры һава торышы тәмамлана. Республика халкын салкын һәм явым-төшемле көннәр көтә.
“Гисметео” мәгълүматларына караганда, температураның түбәнәюе дүшәмбедән, 18 октябрьдән башлап һава торышы тотрыксызрак булачак, явым-төшем ихтималы артачак, һава температурасы түбәнәячәк. Урыны белән карлы яңгыр явуы көтелә. һава температурасы Көндез +5тән +9 градуска кадәр, төнлә 0,+4 градуска кадәр төшәчәк.
Фото:forpostsevastopol.ru