“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, 23 октябрьдә, шимбә көнне, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, аерым районнарда көчле җил булуы көтелә.
Һава температурасы төнлә – 3тән 8 градуска кадәр. Көндез – 9-14 градус.
24 октябрьдә төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, көндез республика буенча яңгырлар булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә – 2-7 градус, көндез – 5-10 градус.
Бүген республикада көндез бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы – 6-11 градус.
Фото: pressa40.ru