Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы тәүлекләрдә болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан. Төнлә республикада урыны белән кар явачак, көндез бераз җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 9-14 метр тизлектә исәчәк.
Термометр баганалары төнлә -1, -6 градус, аязытканда -11 градус салкын булуын күрсәтәчәк, көндез +3, +8 градуска кадәр җылыта.
Уфада болытлы һава көтелә,төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез, көндез җепшек кар, яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -4, -6, шәһәр читендә -10 градуска кадәр салкынайта, көндез +5, +7 градус җылы булачак.
Фото: pixabay.com