Барлык яңалыклар

Башкортстанга кыш килә

Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышының үзгәрүен фаразлый.

Башкортстанга кыш килә
Башкортстанга кыш килә

“Башгидрометүзәк” хәбәр итүенчә, бүген, 8 ноябрьдә, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә карлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда бозлавык булачак.

 

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә 0,-5°, көндез 0,+5 градус. Иртәгә, 9 ноябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көнчыгыш районнарда карлы яңгыр явачак, юлларда бозлавык булуы көтелә. Көндез республикада бераз яңгыр, урыны белән уртача яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә -3,+2°, көндез +1,+6 градуска кадәр.

 

10 ноябрьдән республика кар ява башлаячак, юлларда бозлавык булачак. Җепшек кар электр чымнарына һәм агач ботакларына ябышачак, юлларның аерым участокларында кар көртләре хасил булачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исәчәк, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә 0,-5 градус салкын, көндез -2,+3 градус торачак.

 

Фото: wallhere.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: