-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Аккош бозлы буада туңып калган...

Башкортстанда яшәүчеләр җылы якларга очып китәргә өлгерми калган кошны сыендырган.

Аккош бозлы буада туңып калган...
Аккош бозлы буада туңып калган...

Башкортстанга кинәт кенә кышкы салкыннар килде. Кошларның күпчелеге җылы якларга очып киткән инде. Әмма Учалы районының Ахун авылындагы буадан бер аккош очып китәргә өлгерми калган. Буа боз белән капланган һәм кош “әсирлеккә” эләккән.

 

"Аккош оча алмый. Этләр талый күрмәсен", — дип сөйләгән биредә яшәүче Ахун авылы биләмәсе башлыгы Әмир Харисовка. — Без хакимият шоферы белән шунда ук юлга чыктык. Дөрестән дә, ачык җәрәхәтләре күренмәсә дә, бахыр кош бөтенләй хәлсезләнгән”.

 

Аккошны авылда яшәүче Гали Кәримов үзенә алган. Бу кошны асрау өчен аның махсус шартлары юк. Тик авыл Советында ризык белән дә булышырга вәгъдә иткәннәр. Бу хакта “Учалы гәзите” яза.

 

Фото: “Учалы гәзите”ннән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: