-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
2 декабрь 2021, 11:15

Чын кыш кайчан башлана?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Чын кыш кайчан башлана?
Чын кыш кайчан башлана?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, якындагы өч көндә республикада һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

Бүген, 2 декабрьдә, һава температурасы яңадан нульдән югарырак күтәрелеп,  +3 градуска кадәр җитәчәк, ә төнлә -5 градуска кадәр, аязыткан вакытта -10 градуска кадәр суытачак. Синоптиклар төнлә җепшек кар явуы, бозлавык һәм юлларда кар көртләре хасил булуын вәгъдә итә. Җил көньяк-көнбатыштан,көнбатыштан исәчәк, урыны белән көчәючән.

3 һәм 4 декабрьдә һава торышы артык үзгәрмәячәк. Әмма 3 көнне төнлә бераз салкынрак  —-2, -7 градус, аязыткан вакытта -12 градус кадәр суыта, ә 4е көндез янә һава температурасы +5 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, декабрь, тулаем алганда, нормадан 1-2 градуска югарырак булырга охшаган. Явым-төшемгә килгәндә, айлык явым-төшем нормасы чикләрендә булачак.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча.

 

 

Фото: aroundpet.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: