Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 4 декабрьдә, яңгыр явачак. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә 0,-5 градус, көндез 0,+5 градус булачак.
Якшәмбе көнне, 5 декабрьдә, яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, урыны белән бозлавык булачак. Җил – көньяктан көнбатышка таба күчүчән, талгын, урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә һәм көндез -3,+2, төнлә -8 градус күрсәтәчәк.
Дүшәмбе, 6 декабрьдә, һава торышы кискен үзгәрәчәк. Урыны белән бераз кар явачак, юлларда кар көртләре, бозлавык булуы ихтимал. Җил көнбатыштан,төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -13,-18, көньяк районнарда -4,-9, көндез -10,-15, көньяк буенча -2,-7.
Фото: realnoevremya.ru