-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
9 декабрь 2021, 14:35

Тагын суыклар килә...

Синоптиклар алдагы ял көннәренә һава торышын фаразлады.

Тагын суыклар килә...
Тагын суыклар килә...

Якындагы ял көннәрендә республикада һава температурасы 20-23 градуска кадәр төшәчәк.

9 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр Башкортстан территориясендә ихтимал булган гадәттән тыш хәлләрнең, аварияләрнең төп чыганаклары бик көчле җил, бозлавык, кар һәм җепшек кар рәвешендәге бик күп явым-төшем булырга мөмкин. Сак булыгыз!

Бүген, 9 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез. Аерым районнарда бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк, төнлә -4, -9, аязытканда -11, -16 градус, көндез 0, -5, көньяк-көнчыгышка таба -10 градус салкын булуы көтелә.

10 декабрьдә — аязучан болытлы һава торышы. Явым-төшемсез, көндез төньяк районнарда бераз кар явачак. Җил алмашынучан юнәлештә,  секундына 0-5 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -4, -9 градус, аязытканда -11, -16 градус, көндез-1, -6 градус торачак.

11 декабрьдә, шулай ук, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Аерым районнарда юлларда бозлавык. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, секундына 4-10 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -18, -11 градуска кадәр салкын, көндез -15, -12 градус күрсәтәчәк.

12 декабрьдә көн аяз, явым-төшемсез булачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 1-3 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -23, -20 градуска кадәр салкынайта, көндез -19, -18 градус булачак.

 

 

Фото: infourok.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: