Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
12 декабрь 2021, 10:20

Кар көрәргә әзер торыгыз!

Синоптиклар алдагы атнада  республикада һава торышы үзгәрүен фаразлады.

Кар көрәргә әзер торыгыз!
Кар көрәргә әзер торыгыз!

Алдагы атнада Башкортстанда атлантик циклон килүе көтелә, ул төбәккә җылы һава торышы һәм явым-төшем алып киләчәк.

 

15 декабрьдә, сишәмбедә көн җылыта башлаячак, ә пәнҗешәмбе, Уфада көндезге сәгатьләрдә нульгә якын булачак. Тәүлегенә 5,5 миллиметрга кадәр көчле һәм җепшек кар явачак. Җил уртача секундына 7-9 метр тизлектә исәчәк.

 

Явым-төшемнең интенсивлыгы кимү һәм салкынаю кышның беренче аеның өченче декадасында көтелә. 22 декабрьдән көндез термометр баганасы — 8-10 градуска якын, ә төнлә 12 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк.

 

Синоптиклар белдерүенчә, өченче декадада башланган салкыннар ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

 

Фото: proprikol.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: