-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
19 декабрь 2021, 10:10

Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар якынча фаразларын җиткерде.

Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?
Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?

Якынча метеорологик фаразларга караганда, 31 декабрьдә республиканың үзәк районнарында көндез 15 градуска якын салкын булачак, ә Яңа ел төнендә һава температкрасының -18 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Тәүлегенә 0,2 миллиметр чамасы кар явачак. Җил талгын, секундына 6 метрга кадәр исәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 2022 елның беренче көнендә дә шундый ук һава торышы сакланачак.

Билгеле булуынча, узган Яңа елда Уфа урамнарында һава температурасы — 2-25 градуска кадәр салкын, ә 2020 елда 0-15 градус салкын булган иде.

 

Фото: pixabay.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: