+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
20 декабрь 2021, 16:15

Кайчан суыта?

Синоптиклар фаразларына колак салыйк. 

Кайчан суыта?
Кайчан суыта?

Башкортстан гидрометеорология үзәге синоптиклары республикада бу атнага һава торышын фаразлады.

Иртәгә, 21 декабрьдә, кар һәм юеш кар явачак. Урыны белән көчле җил, буран, юлларга кар көртләре салуы, бозлавык булуы ихтимал. Термометр баганасы көндез һәм төнлә +1, -4° күрсәтәчәк.

Һава температурасы 23 декабрьдә төнлә -14,-19° кадәр, аязыткан вакытта -24° кадәр түбәнәяк. Көндез термометр баганасы -11, -16° күрсәтәчәк, урыны белән -21°.

“Атмосфера күренешләренең интенсивлыгы акрынлап кимиячәк. Эш атнасы ахырында салкыннарның тагын да көчәюе көтелә", - дип белдерде синоптиклар.

 

Фото: aroundpet.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: