Бүген, 3 гыйнварда, республика юлларында кар сырынтылары салуы, көндез бераз кар явуы көтелә, җил көньяктан-көнбатыштан талгын. Һава температурасы -5, -10 градус, көн дәвамында -10, -15 градуска кадәр түбәнәячәк.
Сишәмбе, 4 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньякка күчүчән талгын. Термометр баганалары төнлә -16,-21, аязыткан вакытта -26, көндез -13,-18 күрсәтәчәк.
Чәршәмбе, 5 гыйнварда, урыны белән төбәк буенча бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә -18,-23, урыны белән -26,-31, көндез республиканың төньягында -15,-20, көньягында -8,-13 булачак.
Фото: porodakoshki.ru