+23 °С
Ачык
10-14 гыйнвар көннәрендә Башкортстан антициклон йогынтысында булачак. Республиканың үзәк районнарында көндез термометр 7дән 12 градуска кадәр, төнлә -12дән 20 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Көннәр, нигездә, аяз булачак, бераз болытлы, явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, секундына 7 метрга кадәр тизлектә.
Синоптиклар фаразлавынча, һава торышы ялларга якынлашканда, җомгадан соң үзгәрә башлаячак. 15 гыйнварда төбәккә җылы һава атмосферасы үтеп керәчәк, буран һәм кар явуы көтелә.
Фото:vn.ru