+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
12 гыйнвар 2022, 15:45

Көчле циклон җылы алып килә...

Атна ахырына һава торышының кискен үзгәрүе көтелә.

Көчле циклон җылы алып килә...
Көчле циклон җылы алып килә...

Атна ахырында илнең төньяк һәм үзәк өлешендә яшәүчеләрне көннәрнең кинәт җылытуы көтә. Һава температурасы 20 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта РИА “Новости”га биргән интервьюсында “Гидрометеорология” үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде.

 

— Пәнҗешәмбедән башлап Үзәк Русиягә түбән атмосфера басымы гына түгел, ә көчле циклон киләчәк. Әле ул Гренландия өстендә урнашкан, әмма җомга төнендә ул Мәскәүгә якынаячак. Шул чагында атмосфера басымының кискен төшүе көтелә. Пәнҗешәмбегә кадәр атмосфера  басымы югары булачак, ә тәүлек эчендә ул 25-30 миллиметрга кимиячәк, ә температура исә 20 градуска артачак. Пәнҗешәмбе һәм җомга көнне көндез һава температурасы нульгә якын булачак, — дип белдерде метеоролог.

 

Кискен үзгәреш Русиянең бөтен Европа өлешенә дә кагылачак, әмма иң көчле җылылык үзәккә һәм территориянең төньягына киләчәк.

 

Фото: livemaster.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: