Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын начар һава шартлары турында кисәтә. Ведомство мәгълүматлары буенча, алдагы тәүлекләрдә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез кар явачак, кайбер районнарда көчле кар явуы көтелә. Урыны белән буран, юлларда кар көртләре салуы, бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, урыны белән 15-20 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы -13, -18 градус, көндез -3, -8, урыны белән -13 градус. Автомобиль юлларында күренешнең 500 метрдан һәм аннан да кимрәк ераклыкта начараюы ихтимал.
Уфада бу көннәрдә болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз, көндез көчле кар явуы, урыны белән буран, юлларда кар көртләре, бозлавык булуы көтелә. Һава температурасы төнлә -13,-15, көндез -4, -6 градус.
Фото:bfm.ru