Башкортстанның “Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" мәгълүматлары буенча 19 гыйнварда бераз кар явуы көтелә, урыны белән буран, бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, аерым районнарда 18 метрга кадәр булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -5, -10 градус, көньяк районнарда -15 градус, көндез -2, -7 градус.
Автомобиль юлларына кар көртләре салуы, бозлавык, урыны белән кар көртләре, буран булуы, 1-2 километрдан күрү мөмкинлеге начарая.
Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республика халкына һава шартлары начараю сәбәпле, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искә төшерә.
Буран вакытында:
- урамда сак булыгыз, электр чымнарының бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз йорт-ихатагызда аз ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларның җимерелүе җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин;
- машина йөртүчеләргә шәхси автотранспортта йөрүдән тыелырга яки юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк;
- җәяүлеләргә юл аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Фото: otyrar.kz