Алдагы тәүлекләрдә Башкортстанда һава температурасы -28 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта “Гидрометеорология” үзәге фаразларына сылтама белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе хәбәр итә.
22 гыйнварга каршы төндә термометр баганалары 18 градуска кадәр төшәчәк, көндез -7, -12 градуска кадәр җылыначак.
Коткаручылар юлларда кар көртләре, бозлавык, төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин, дип хәбәр итә.
Уфада шимбә җил тизлеге секундына 8 метрга кадәр җитәчәк, һава температурасы төнлә -14,-16 градус, урыны белән -18, -20 градус, көндез -8,-10 градус булачак.
Фото:news.ykt.ru