+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
25 гыйнвар 2022, 14:30

Сак булыгыз, бозлавык!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе республика халкын кисәтә.

Сак булыгыз, бозлавык!
Сак булыгыз, бозлавык!

Алдагы тәүлекләрдә республика алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә – явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явуы көтелә. Аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 2-7 метр тизлектә. Һава температурасы төнлә -15, -20 градус, аязытканда -21, -26, көндез -8, -13 градус. Автоюлларның аерым участокларында бозлавык, кар көртләре салуы, томан вакытында күрү мөмкинлеге 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак.

Уфада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 2-7 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы -19, -21, үзәктә -14, көндез -9, -11 градус булачак. Автоюлларның аерым участокларында бозлавык, кар көртләре, томан булуы ихтимал.

 

Фото:google.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: