Бүген, 5 майда, Башкортстанда синоптиклар җил һәм яңгыр вәгъдә итә.
Җил көньяк-көнбатыштан, шактый көчле, секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
Уфада бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +6,+8 градус, көндез +16 градуска кадәр җылытачак.
Республика буенча шулай ук көчле җил һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Алдагы көннәрдә һава температурасы бераз төшәчәк. Көндез 11 градус җылы булса, төнлә 2, 4 градус кына җылы булуы көтелә.
Фото: myslo.ru