Барлык яңалыклар

Бәйрәмнәрдә урамга чыгып булырмы?

Синоптиклар алдагы ялларга фаразларын җиткерде.

Бәйрәмнәрдә урамга чыгып булырмы?
Бәйрәмнәрдә урамга чыгып булырмы?

Башкортстан башкаласында дүрт көнгә сузылган Җиңү бәйрәме яллары болытлы һава торышы белән башланачак һәм яңгырлар белән тәмамланачак.

“Гисметео” порталы мәгълүматлары буенча 7 майда Уфада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Термометр баганалары төнлә +3 градуска кадәр төшәчәк,ә көндез 7, 8 һәм 9 майда шактый җылытачак, һава температурасы +19 градуска күтәрелә.

Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан урамда узачак чараларга чыгарга мөмкин булачак.

10 һәм 11 майда шәһәрдә һава торышы үзгәрәчәк. Синоптиклар яңгырлар һәм һава температурасының +10 градуска кадәр төшүен фаразлый.

 

Фото: 9111.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: