Башкортстан халкын бәйрәм көннәре кояшлы, җылы һава торышы белән сөендерде. Тик язгы кояшлы көннәр озакка бармады, бүген күк йөзен болыт каплады, иртәдән бирле яңгыр ява. Алдагы көннәрдә республикада һава торышының начараюы көтелә. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә МЧС.
Иртәгә, 11 майда, көн болытлы булачак. Төнлә республикада, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр исәчәк, көндез урыны 18 метрга кадәр җитәчәк.
Һава температурасы төнлә +4,+9 градус, көндез 12-17 градус җылы булачак.
Автомобиль юлларында төнлә һәм иртән урыны белән томан. Юлларда сак булыгыз!
Фото: yamalpro.ru