+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанга яшенле яңгырлар килә

Синоптиклар алдагы көннәрдә боз-борчак явачагын кисәтә.

Башкортстанга яшенле яңгырлар килә
Башкортстанга яшенле яңгырлар килә

 

Быел май ае җылы көннәре белән әллә ни сөендерми. Көндез кояш болытлар астыннан чыгып җылытырга тырышса да, төннәрен суыклар китәргә ашыкмый әле.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе киләсе атна башыннан республикада һава торышы начараюы турында кисәтте.

Шулай итеп, дүшәмбе,16 майда, көнне җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитүе ихтимал, яшенле яңгыр, шулай ук урыны белән боз-борчак явуы көтелә.

Синоптикларның фаразлары буенча, көндез һава температурасы +12,+17 градус тәшкил итәчәк, төнлә исә +4,+9 градустан күтәрелми.

 

 

Фото: kazinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: