Быел май ае салкын көннәре белән тәмам аптырата. Республика районнарында салкын яңгырлар белән бергә боз-борчак коеп үтә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә дә боз-борчак явуы ихтимал.
Иртәгә, 20 майда, синоптиклар +12 градус һәм яңгыр вәгъдә итә.
Төнлә тагын да салкынрак — бары тик 4 градус җылы булачак. Шимбә көнне, 21 майда, бөтенләй суыта, көндез һава температурасы +9 градус кына булачак һәм янә көчле яңгырлар явачак. Якшәмбе көнне шулай ук салкын — 8 градус, көндез яңгыр яварга мөмкин, ә төнлә +3 градус торачак.
Дүшәмбе, 23 майда, һава торышы үзгәрмәячәк диярлек.
Синоптиклар белдерүенчә, республика буенча яңгырлар дәвам итәчәк.
Фото: news.myseldon.com