+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ак майларда ак карлардан...

Республиканың кайбер районнарында төнлә кар салып киткән.

Ак майларда ак карлардан...
Ак майларда ак карлардан...

Бүген төнлә Әбҗәлил районына кар яуган. Берничә сәгать эчендә берничә сантиметр кар яуды. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча, Учалы районында да шундый ук хәл күзәтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Әбҗәлилдә кар яву бүген көндез дә дәвам итәчәк әле.

"Һава шартлары начараю сәбәпле, төбәк буенча Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә юл кагыйдәләрен катгый үтәргә, хәвефсез дистанцияне сакларга, артык маневрлардан качарга һәм һава шартларын исәпкә алып тизлегк режимны сайларга тәкъдим итә", - дип итә республика халкына республика буенча ЮХДДИ идарәсе.

Башкортстанда һава температурасының түбәнәюе көтелә.

“Арктик һава массасы килеп керү сәбәпле, республика буенча һава температурасы төнлә 0, +5 градуска кадәр түбәнәячәк, һаязытканда һавада һәм туфрак өслегендә -3 градуска кадәр, көндез +6,+12 градуска кадәр булачак. Төрле интенсивлыктагы яңгырлар, урыны белән кар явачак. Шулай ук көндез республиканың аерым районнарында боз-борчак явуы мөмкин", - дип хәбәр иттеләр “Башгидрометүзәк”тә.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: