Ниһаять, җылыта! Алдагы көннәрдә республикада һава температурасы 21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар фаразлары буенча, бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк.
Һава температурасы көндез +11, +16 градус булуы көтелә.
27 майда явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, төнлә талгын, көндез уртача исәчәк.
Һава температурасы төнлә + 1, +6 градус булса, көндез 15-20 градуска кадәр җылытачак.
28 майда Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяктан, талгын.
Һава температурасы республика буенча төнлә + 7, +12 градус, көндез16-21 градуска кадәр күтәреләчәк.