Башкортстан синоптиклары ял көннәрендә 25 градуска кадәр җылытачак, дип фаразлый.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, 27 майда — эш атнасының соңгы көнендә, төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез, көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Һава температурасы көндез +15,+20 градус җылы булуы көтелә.
Шимбә көнне синоптиклар төнлә урыны белән, көндез республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар вәгъдә итә. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез аерым районнарда көчле җил көтелә.
Һава температурасы төнлә +5, +10 градус булса, көндез +16, +21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе көнне дә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын исәчәк.
Һава температурасы төнлә + 7, +12 градус, көндез +20, +25 градуска кадәр җылытачак. Җылы көннәрне озак көттек, ниһаять, алар килеп тә җитте.