+17 °С
Болытлы
Иртәгәдән Башкортстанда 25 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, 2 июньдә явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә көнбатыштан талгын, көндез уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +5, +10, көндез +20, +25 градус.
3 июньдә төбәктә шулай ук явым-төшемсез. Һава температурасы төнлә +7, +12 градус. Көндез +20, +25 градус.
Бүген, җәйнең беренче көнендә, Башкортстанда явым-төшемсез. Җил төньяктан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез +18, +23 градус.
Автор фотосы.