Бу атна республикада салкынча һәм яңгырлы булачак. 6 июньнән 12 июньгә кадәр республиканың үзәк районнарында 1,4 алып 9,5 миллиметрга кадәр тәүлек интенсивлыгы белән яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы 11дән 22 градуска кадәр җылы булачак, төнлә +10нан +13 градус көтелә. Көчле яңгырлар вакытында җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе мөмкин.
Быел май аенда Башкортстанда интенсив яңгырлар явып узды, күп кенә районнарда берничә айлык явым-төшем нормасы яуды, бу елгалар дәрәҗәсенең күтәрелүенә китерде. Июньнең беренче яртысында республикада салкынча һәм яңгырлы һава торышы сакланачак әле.
Фото: vsegda-pomnim.com