+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бу яңгырлар кайчан туктар?

Бер атнада явым-төшемнең айлык нормасы яуган.

Бу яңгырлар кайчан туктар?
Бу яңгырлар кайчан туктар?

Исегездә булса, 2017 елда июнь ае явым-төшемгә бик бай булды. Ул  соңгы 35 ел эчендә иң яңгырлысы булган иде. Җәйнең беренче ае быел да сюрпризлар әзерләгән, яңгырлар туктарга уйламый да әле.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, төбәктә соңгы атнада явым-төшемнең айлык нормасы яуган, ул 40-70 мм тәшкил итә.

Каспий диңгезеннән килгән көньяк циклон көчле яшенле яңгырлар алып килде. Көнбатыш районнарда тәүлегенә 21-38 мм, ә Раевка метеостанциясендә җиде сәгать эчендә 38 мм яуган.

Бүгенге көндә 37 метеостанциянең 19ы айлык явым-төшемнең саны теркәлгән, 10 метеостанциядә 1,5-2 айлык нормасы яуганы билгеле .

7-8 июньдә республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак, алдагы көннәрдә дә яңгырлы һава торышы сакланачак.

 

Фото: stihi.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: