+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакчадагы яшелчәләр череп бетмәсме?

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Бакчадагы яшелчәләр череп бетмәсме?
Бакчадагы яшелчәләр череп бетмәсме?

Җәй башланды, тик кояшлы көннәрне күргән юк әле. Җәйге яңгыр файдалы дисәләр дә, туктаусыз яуганы зыян да салырга мөмкин шул. Бакчачылар да яшелчәләрнең һаман булса үсә алмавына зарлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, иртәгә,  9 июньдә, болытлы һава торышы көтелә. Яңгырлар дәвам итәчәк, төнлә урыны белән көчле яңгыр, көндез кайбер районнарда яшен яшьнәве, боз-борчак явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 3-8 метр исәчәк, урыны белән көчәйгәндә секундына18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +7,+12 градус, көндез +13,+18 градус булачак. Автомобиль юлларының аерым участокларында томан,  күрү мөмкинлегенең 500-1000 метрга кадәр начараюы көтелә.

Уфада якындагы тәүлектә яңгырлар туктамый, көндез урыны белән яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә + 10,+12, көндез +16,+18 градус булачак.

 

 

Фото: eda-land.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: