+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Иртәгә боз явачак!

Синоптиклар һава торышының көтмәгәндә үзгәрүе турында кисәтә.

Иртәгә боз явачак!
Иртәгә боз явачак!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, “Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарә” мәгълүматларына таянып,  бүген һәм иртәгә һава торышының кискен бозылуы турында кисәтә.

Бүген, 17 июньдә, 20.00 сәгатьтән алып иртәгә 20.00 сәгатькә кадәр республика буенча яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Җил урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Иртәгә көндез яшенле яңгыр һәм боз-борчак явуы ихтимал.

"Җил көчәйгән вакытта бинадан чыгуны чикләргә, өйдә торырга кирәк. Балаларны аерым контрольгә алу һәм аларны караучысыз калдырмау мөһим. Әгәр сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, шунда ук хәрәкәт итүне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен үткәнен көтеп торыгыз", — дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

 

Фото: profile.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: